+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Правовое поле
15 Март 2021, 08:50

Гомерең бетсә...

Уфада 29 яшьлек егет белән коточкыч фаҗига булган.

Аны югарыдан кирпеч төшеп үтергән. Дәүләт хезмәт инспекциясендә предприятиенең гаебен бер елдан соң гына исбатладылар.
Дәүләт хезмәт инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яшь монтажчының үлемендә гаебен исбатлауга ирешкәннәр. Ведомство мәгълүматлары буенча, бәхетсезлек очрагы былтыр 16 апрельдә булган. Мәрхүмнең кечкенә баласы һәм хатыны калган.
Фаҗига көнендә «Фирма АСК" җәмгыяте күтәрткечләргә минераль мамык төялгән. Бу вакытта 19 һәм 20 катлы бинада башка бригада кирпеч салган. Кирпечләрнең берсе югарыдан егетнең башына килеп төшкән. Мәрхүмне коткарып кала алмаганнар.
Дәүләт хезмәт инспекциясендә аңлатуларынча, төзелеш мәйданында хаталар җибәрелгән, аерым алганда, саклау-тоту сеткалары булмаган.
Фото: кп.ру
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/donja/Gomere-bets-715751/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: