+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Правовое поле
4 Февраль 2021, 11:10

Баланы кыерсытсаң...

Башкортстан суды Бакалы районының Иске Корыч авылында яшәүче кешегә җәза билгеләде.

Ул 7нче сыйныф укучысының сәламәтлегенә зыян китерүдә гаепле дип танылган. Бу хакта республика Прокуратурасы хәбәр итә.

51 яшьлек ирнең урта мәктәп укытучысы булып эшләүче хатыны аңа тәртипсез укучысына зарланган. Узган елның октябрендә ир үсмерне урамда очрата һәм аның йөзенә йодрыгы белән тондыра. Ул балигъ булмаган баланың сәламәтлеккә җиңелчә зыян сала.

Гаепләнүче җинаять кылуда гаепләнә.

Суд аңа 240 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Фото: башньюс
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Balani-kiersitsa-662165/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: