+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Правовое поле
18 Ғинуар 2021, 11:00

Мошенникларга 999 мең сум акча күчергән...

Шаран районында яшәүче бу ир хәзер терсәген тешләр иде дә соң...

Шаран районында яшәүче 33 яшьлек ир мошенниклар корбаны булган.
Аңа билгесез кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Шалтыратучы бу ирне билгесез исәпкә акча күчертүгә ирешә. Нәтиҗәдә, ир мошенникларга үзе 999 мең сум акча күчергән. Зыян күрүче Шаран районы буенча полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән, тикшерү башланган.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, узган тәүлек эчендә республика полициясенә кылынган мошенниклык турында 11 хәбәр килгән.
Алар арасында банк учреждениеләре хезмәткәрләре сыйфатында гражданнарны алдауның алты очрагы теркәлгән, шуларның берсе — «сезнең улыгыз юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты» җинаятьчел схемасы буенча, икенчесе - акча эшләү тәкъдиме.
Күмертау шәһәрендә яшәүче бер хатын «сезнең улыгыз юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты» җинаятьчел схемасы буенча мошенниклар тозагына эләкми калган. 15 гыйнварда 80 яшьлек пенсионерга бер ир шалтырата һәм аның улы авария ясады һәм, зыян күрүчене дәвалауга 300 мең сум акча кирәк, дип белдерә. Хатынның мондый зур суммасы булмаганлыктан, ул улының хатынына шалтырата. Шулай итеп, пенсионер ханым аны алдарга маташулары хакында белә.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тагын бер тапкыр шуны искәртә: таныш булмаган кешеләргә акча күчерергә ярамый. Янәсе, алар банк хезмәтеннән шалтыраткан очракта, трубканы куегыз. Исегездә тотыгыз: мошенниклар ялган номерлар куллана ала. Шуңа күрә үзегез картагызда күрсәтелгән номер буенча банкның "кайнар линия"сенә шалтыратыгыз.
Фото: Башинформ
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Moshenniklarga-999-me-sum-akcha-k-cherg-n-636820/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: