+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Правовое поле
21 Декабрь 2020, 12:05

Салкында трассада төшереп калдырган...

Үсмергә 100 сум акча биреп, ярты юлда төшереп калдырган автобус шоферын прокуратура тикшерә.

Татарстанда яшәүче бер ир энесен Казаннан Алабугага кадәр рейс автобусына утыртып җибәрә. Әмма автобус шоферы, ярты юлга җиткәч, үсмергә шәһәргә кермәячәге турында әйтә. Моны ул шәһәргә баручы пассажирлар җитәрлек санда булмау белән аңлата. Бу хакта ир социаль челтәрләрдә язган.
Автор сүзләренчә, автобус шоферы аның энесенә 100 сум акча бирә һәм шәһәргә таба борылышка җиткәч, трассада төшереп калдыра. Үсмер үзен каршы алырга тиешле кешеләргә шалтырата һәм аны килеп алалар.
“Татар-информ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан прокуратурасы әлеге очрак турындагы мәгълүматны тикшерә. Хилафлыклар табылган очракта, тиешле чаралар күреләчәк.
Фото: kazanreporter.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Salkinda-trassada-t-sherep-kaldirgan-600381/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: