-16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Правовое поле
17 Декабрь 2020, 10:55

"Педофилларга юл ачылачак..."

Владимир Санкинга җәза бирү җәмгыятьтә коточкыч җинаятьләргә китермәсме?

Бүген Калинин районы суды Владимир Санкинга хөкем карары чыгарырга тиеш. Билгеле булуынча, ул ел башында педофилны кыйнаган иде. Ул ир соңрак дәваханәдә вафат булды.
Санкин судка яхшы кәеф белән УИС инспекторы озатуында китерелгән. Владимирны якларга хатыны, әнисе, якыннары һәм дуслары килгән. Алар барысы да эшнең уңай тәмамлануына ышана.
Әлеге хәбәр бүген иртән үк социаль челтәрләрдә таралды. Андагы комментарий язучыларның күбесе Санкин яклы. "Әгәр дә Санкинга җәза бирелсә, арытаба барлык педофиллар да үзен иркен тотачак..." ди арада берсе.
Чыннан да, бу хәл гадәти җинаять кенә булып калмады. Ике малайны педофил кулыннан тартып алырга тырышкан ир үзе хокук сакчылары кулына эләкте. Әмма моны әле исбатлыйсы бар.
Фото: life.ru
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Pedofillarga-yul-achilachak-593674/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: