+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Правовое поле
15 Декабрь 2020, 11:05

Элвин Грейны суд көтә

Җырчы законнарны үтәргә теләми.

"Роспотребнадзор"ның Татарстан буенча идарәсе Казанда җырчы Элвин Грей концертында ковидка каршы чараларның бозылуын ачыклаган.
Ведомство белгечләре артистның музыкаль лейблына һәм концерт залына карата административ хокук бозу турында протоколлар төзегән.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, чара 9 декабрь көнне узган. Элвин Грейның концертын үткәргәндә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында коронавирусның яңа очракларын таратуны булдырмау чаралары үтәлмәгән. Тамашачылар шәхси яклау чараларында булмаган, социаль дистанцияне үтәмәгән. Концертка килгән тамашачылар утырырга тиешле урыннарында утырмаганнар.
14 декабрьдә концертны оештыруга карата материаллар карау өчен судка җибәрелде, дип хәбәр итә ТР буенча "Роспотребнадзор" идарәсенең матбугат хезмәте. Элвин Грей әле ноябрь ахырында ук Татарстандагы концертлар графигын анонслады. Җырчы Казанда өч концерт, Чаллыда ике һәм Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәттә берәр концерт бирде.
Фото: Матбугат.ру
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Elvin-Greyni-sud-k-t-590566/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: