+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Правовое поле
3 Декабрь 2020, 11:00

"Маньяк күз алдыбызда үсте...."

Ким дигәндә 26 пенсионерны үтерүдә шикләнелүче 38 яшьлек Радик Таһиров нинди гаиләдә үскән?

Ул гадәти гаиләдә үскән, беркемне дә рәнҗетмәгән, дип сөйли маньякның күршесе. "Ул соңгы вакытта монда яшәмәде, әти-әнисенең хәлен белеште, әмма яшәмәде. Болай берни дә әйтә алмыйм. Безнең күз алдында үсте, беркемне дә рәнҗетмәде, нормаль гаиләдә тәрбияләнде: әбисе, әнисе, әтисе, апасы бар иде, барысы да яхшы иде, мәктәптә укыды», — ди әлеге хатын. Ул, Таһировка карата беркайчан да начар мөнәсәбәт булганы юк, дип белдерә. Аның сүзләренә караганда, ирнең әти-әнисе бу яңалыклардан «шок хәлендә». "Бу хәлне ишеткәч тә шаккаттык. Дару белән генә торабыз», - ди ул. Фото: кп.ру
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Manyak-k-z-aldibizda-ste-571136/
Читайте нас: