+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Правовое поле
30 Ноябрь 2020, 10:55

Пошига дигән ядрә....

Куергазы районында ау вакытында МЧС хезмәткәрен атып үтергәннәр.

Мәләвез районара тикшерү бүлеге "саксызлык аркасында үлемгә китерү" мәддәсе буенча Куергазы районында яшәүче 62 яшьлек кешегә карата җинаять эше кузгаткан. Тикшерү фаразы буенча, 27 ноябрьдә көндез биш ир Куергазы районы Красный Восток авылы янында урманга ауга барган. Пошины күреп, бер аучы аңа үз карабиныннан аткан, ләкин якын-тирәдә кешеләр юклыгына инанмаган. Нәтиҗәдә, бер ядрә 39 яшьлек аучы күкрәгенә эләгә. Шуннан соң ирләр зыян күрүчене автомобильгә салып, дәваханәгә илтәләр, анда медицина хезмәткәрләре аның үлемен раслый.
Тикшерүчеләр һәлакәт урынын карап чыккан, кирәкле эксперт тикшеренүләре комплексы билгеләнгән, шикләнелүчедән һәм шаһитлардан сорау алынган, бу хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлтелгән тикшерү эшләре алып барыла.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, фирма җитәкчесе булып эшләүче Ермолаево авылында яшәүче 62 яшьлек ир үзенең теркәлгән ау карабиныннан чабучы поши ягына тугыз тапкыр аткан, бер ядрә аның дусына эләккән. Аучыларның гаилә дуслары булуы мәгълүм. Фаҗига вакытында һәлак булган ир пошины тозакка алып килгән булган. Ул Уфа шәһәре МЧС бүлегендә эшләгән.
Фото: Башинформ
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Poshiga-dip-atkan-bulgan-l-kin-566016/
Читайте нас: