+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Правовое поле
26 Ноябрь 2020, 11:20

Ике кешене үтергән, бүлмәне яндырган...

Бер ир күпме кешегә авыр кайгы китергән.

Нефтекама районара тикшерү бүлеге Яңавылда яшәүче 34 яшьлек кешегә карата җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. Ир «ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерү» һәм «аңлы рәвештә юк итү яки милеккә зыян китерү» мәддәләре буенча гаепләнә.
Төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, шушы елның 24 гыйнварында көндез Нефтекамада алты кешедән торган компания фатирда табын корган. Күпмедер вакыттан соң ике ир-ат белән гаепләнүче арасында низаг чыга. Соңгысын кыйнаганнар. Соңрак ул үз аяк киемен тапмый, аны икенче кеше киеп киткән була. Кыйналган һәм аяк киемсез калган ир үч алырга булган. Ул ызгыш булган фатирга әйләнеп кайта һәм үпкәләтүчеләрнең берсенә һәм аның танышына пычак чәнчә, шуннан соң качып китә. Алынган яралардан ир шунда ук үлә, хатын дәваханәдә вафат була.
Шулай ук ул аңа былтыр 21 декабрьдә үзенең танышының тулай торактагы бүлмәсенә ут төртүдә, аның әйберләре һәм документлары булган сумканы урлауда шик белдерелә. Фатирда яшәүчеләргә 350 мең сумнан артык зыян китерелгән.
Гаепләнүче үз гаебен таныган.
Фото: Башинформ
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Ike-keshene-terg-n-b-lm-ne-yandirgan-560945/
Читайте нас: