+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Правовое поле
12 Ноябрь 2020, 10:55

Маньяк Башкортстан кызын ничек үтерүе турында сөйләгән

Коточкыч җинаять эшен тикшерүгә 19 ел үткәч нокта куелды.

19 ел элек Башкортстанда югалган студент кыз турында һәм маньяк, "Новоуральский потрошитель" кушаматлы Евгений Петров турында язган идек инде. Җинаятьче үзенең 11нче корбанын ничек үтерүе турында сөйләгән.
Дуван районыннан 16 яшьлек студент кыз маньякның 11 корбаны була - озак еллар дәвамында аның туганнары һәм тикшерүчеләр җинаятьчене табуга өметен югалтмаган, һәм менә, ниһаять, барысы да билгеле булды.
2001 елның маенда полициягә Дуван районында яшәүче 16 яшьлек кызның югалуы турында хәбәр килә. Кызны берничә ай эзләделәр. Аның җәрәхәтләнгән гәүдәсен шул ук елның сентябрендә Өлкенде авылыннан ерак түгел урман полосасында очраклы үтеп баручылар таба.
Хокук саклау органнары никадәр генә тырышса да, үтерүчене таба алмадылар. Озак 19 ел үткәч, бу эш янә хокук сакчыларын кызыксындырган. Бу юлы эш ахырына кадәр барып җитте.
Маньяк сөйләгәнчә, 2001 елның 12 маенда көндез ул Мәсәгуть авылы аша барган һәм автовокзал янында ялгыз басып торган яшь кызны күрә һәм алып кайтырга тәкъдим итә. Студент кыз шатланып ризалаша. Арытаба җинаятьче аны урманга алып чыга, пычак белән янап башта көчли, ә аннары буып үтерә. Ләкин бу гына да җитми аңа: арытаба ул берничә тапкыр кызның тәненә пычак белән суккан, шуннан соң мәетне үз машинасына буксировка тросы белән бәйләп куйган да урманның эченә илтеп ташлаган, шуннан соң качарга ашыккан. Анда кызның гәүдәсе очраклы үтеп баручылар тапканчы, биш ай яткан.
Новоуральскида яшәүче Евгений Петровка көчләү белән бәйле үтерүдә гаепләү белдерелде. Хәзерге вакытта дәлилләрне ныгытуга юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Тикшерү вакытында шикләнелүче Уфа СИЗОсына күчерелгән.
Фото: ufa.kp.ru
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Manyak-Bashkortstan-kizin-nichek-ter-e-turinda-s-yl-g-n-540532/
Читайте нас: