+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Правовое поле
11 Ноябрь 2020, 11:00

Дознавательне көчләүчеләр яңадан суд алдына басачак

10 ноябрьдә Самарада гомум юрисдикциядәге Алтынчы кассация суды элекке дознавательне күмәк көчләү турындагы эш буенча Башкортстан Югары судының июнь карарын кире какты.

«Суд, прокурор тәкъдимен, зыян күрүче һәм аның адвокатының, хөкем ителгән Павел Яромчук мәнфәгатьләрендә эш итүче адвокатның кассацион шикаятьләрен карап, Башкортстан Югары судының Җинаять эшләре буенча суд коллегиясенең 2020 елның 3 июнендәге Яромчукка, Матвеевка, Галиевка карата кабул ителгән хөкем карарын юкка чыгарырга, судның башка составында Башкортстан Югары судына яңа апелляция каравына тапшырырга дип билгеләде", - диделәр судның матбугат хезмәтендә.

Элекке өч полицейскийны да яңадан өч айга йорт арестына урнаштырдылар.

Кассацион шикаятьнең 18 кәгазе Самарада Алтынчы кассация судына җибәрелгән иде. Уфадан элекке полицейский Павел Яромчукның адвокаты, тикшерүчене көчләү эше буенча Башкортстан Югары суды карары аның яклаучысы өчен артык кырыс, дип саный.

Искәртеп узабыз, Башкортстан Югары суды Эдуард Матвеевны һәм Салават Галиевны аклаган иде, алар өчен реабилитация хокукы бар дип таныды.
Яромчукны дүрт елга колониягә һәм әхлакый зыян өчен 500 мең сумга хөкем иттеләр.

Фото: Башинформ
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Doznavatelne-k-chl-chel-r-ya-adan-sud-aldina-basachak-538628/
Читайте нас: