+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Политика
17 Февраль 2021, 11:00

Бюрократия бетәчәк!

Дәүләт думасы бүген пленар утырышта беренче укылышта Хөкмәтнең социаль ярдәм чараларын бердәм дәүләт мәгълүмат системасы аша билгеләү һәм күрсәтү мөмкинлеге бирә торган закон проектын кабул итте.

Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы 2018 елның 1 гыйнварыннан эшли һәм гражданнарга һәм хакимият органнарына барлык дәрәҗәләрдәге бюджетлардан күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында актуаль мәгълүмат алырга, шулай ук хакимият органнарына аларны бирү өчен кирәкле мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

«Социаль тәэминатның бердәм дәүләт мәгълүмат системасы аша барлык ташламалар һәм пособиеләр турында ведомстволар арасында мәгълүматлар алмашу булачак. Законның мәгънәсе шунда ки, бер урында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү турында барлык мәгълүматларны җыю мөмкинлеге булдыру. Социаль ярдәм чараларын күрсәтүнең бөтен механизмы автомат режимга күчәчәк. Бу бюрократик звеноны төшереп калдырачак һәм Русия халкы күпсанлы белешмәләр җыюдан азат ителәчәк», — дип шәрехләде Дәүләт думасы депутаты Рәмзил Ишсарин.

Документ шулай ук үз мәгълүмат системалары булмаган дәүләт органнарына һәм оешмаларга социаль ярдәм чараларын күрсәтү, бу максатлар өчен Социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасын файдалану мөмкинлеген бирә.
Фото: bashinform.ru
Автор: Зөһрә Исламова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/budni/Byurokratiya-bet-ch-k-680804/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: