+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
2 Апрель 2021, 08:55

Югалган хатынның язмышы билгеле

Хәйбулла районын коточкыч хәбәр тетрәндерде.

2018 елның 25 ноябрендә югалган Галина Пономареваны үтерүче мәгълүм булды. Хокук саклау органнарында хәбәр итүләренчә, хатынны башта буып үтергәннәр, ә аннары көчләгәннәр.
Аны ул кунакка килгән ахирәтенең улы үтергән.
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында билгеләп үтүләренчә, башта Пономареваның юкка чыгуында криминаль характердагы билгеләр булмаган. Гәүдәсе ул юкка чыккач та табылмый.
Аннары Галина югалган көнне Бүребай авылында дус кызында кунакта булуы билгеле була. Тик шешәдәше Галина аңардан исән-сау китте, аның артыннан таныш ир керде, ди. Бу фаразны дус кызының улы да раслаган. Баксаң, хатынның юкка чыгуына аның катнашы булган икән.
Тикшерүчеләр соңыннан Галинаның бу хатыннан китмәвен, ә аның улы үтерүен ачыклый.
25 ноябрьгә каршы төндә югалган хатын Буребай авылында кунакта булган. Хуҗабикә йоклагач, улы Галинага секс белән шөгыльләнергә тәкъдим итә, тик ул баш тарта. Ярсыган егет хатынны буып үтерә, ә аннары үз ниятен тормышка ашыра.
Шикләнелүченең әнисе, бу хәл турында белгәч, улына үтерелгән дустын сарайга яшерергә, ә аннары мәетне чүплеккә чыгарырга ярдәм итә.
Бүген бу хәлләр билгеле булган, Галинаның мәете табылган, үтерүче тотылган.
Фотр: башинформ
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Yugalgan-hatinni-yazmishi-bilgele-744529/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: