+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Общество
26 Февраль 2021, 17:24

"Акчагыз булмаса, бала тапмагыз..."

Тапшырулар алып баручы Ксения Бородина, бала тапканчы, бай ир табарга кирәк, ди.

Танылган телевидение алып баручысы Ксения Бородина русиялеләргә нәсел дәвам итү мәсьәләсенә кагылышлы киңәш бирде. Instagram социаль челтәрендәге постта йолдыз үз фикерләрен бәян итте.

Бородина еш кына үз подписчикларына депрессиядән ничек качу, яки гаилә конфликтларын хәл итү буенча киңәшләр бирә. Әмма аның бала тудыру турындагы соңгы посты челтәрдә чын җәнҗал куптарды.

Үзенең күпмиллионлы аудиториясенә ул хатын-кызларга, бай булмаган ир-егеттән бала табарга кирәкми, дип белдерде. Ксения фикеренчә, бала - һәр хатын-кызның шәхси җаваплылыгы. Әгәр азык-төлеккә, кием-салымга, потенциаль сабый өчен сыйфатлы белем алырга шартлар булмаса, бала табу турында күпмедер вакытка онытырга кирәк.

Әмма күп кеше аның белән килешмәгән. Кайберәүләр Бородинаны хурлый башлаган, икенчеләре исә логик яктан фикер йөртергә чакырган.

"Бәхет байлыкта гына түгел", дип яза бик күп подписчиклар.

Фото: ntv.ru сайтыннан
Читайте нас: