+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
25 Февраль 2021, 11:05

Мазовны һаман эзлиләр

Аның исән булуы да ихтимал.

Ике баласы белән чыгып югалган ирне эзләү дәвам итә. Балаларның гәүдәләре былтыр җәй табылды.
38 яшьлек Артем Мазовның гәүдәсе әлегә кадәр табылмаган. Елга төбен берничә тапкыр тикшереп чыккан водолазлар, бәлки, гәүдәсе агачларга, яки ташларга эләккәндер, дип белдергән иде.
Хәер, тагын бер фараз бар: Артем Мазов бүгенге көнгә кадәр исән һәм гадел хөкемнән качып йөри ала. Психологлар билгеләп үткәнчә, беренчедән, үз-үзеңне саклау инстинктын беркем дә гамәлдән чыгармаган, икенчедән, балаларын үтергәннән соң ир психологик «разрядка» кичереп, хәлне аек бәяли ала башларга мөмкин.
Мазовны һаман эзлиләр. Сулыклар туңганга, водолазлар язын янә эш башлаячак. Аны полиция хезмәткәрләре дә эзли. Мазов турында ниндидер мәгълүмат бирүчегә 500 мең сум акча түләнәчәк.
Фото: кп.ру
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/donja/Mazovni-aman-ezlil-r-691755/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: