+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
28 Ғинуар 2021, 11:55

Бөтен пенсияләр дә индексацияләнәчәк

Дәүләт думасына шундый закон проекты кертелгән.

«Гадел Русия» фракциясе депутатлары Дәүләт думасына барлык пенсионерларның да пенсияләрен индекслау турында закон проектын кертте.

"Барлык пенсияләрне дә инфляция дәрәҗәсеннән ким булмаган дәрәҗәдә мәҗбүри индекслау турында закон проекты кертелде", — дип белдерде партия башлыгы Сергей Миронов.

Аның мәгълүматларына караганда, быел эшләмәүче пенсионерларга пенсияләр 6,1 процентка артачак. Парламентарий инфляциянең 10 процент та булырга мөмкинлегенә басым ясады.

«Безнең закон проекты барлык пенсияләрне индекслау инфляция дәрәҗәсеннән дә ким булмаячак, дип гарантияли", - дип билгеләп үтте Миронов.
Фото: мк.ру
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/social/B-ten-pensiyal-r-d-indeksatsiyal-n-ch-k-652115/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: