+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
18 Ғинуар 2021, 11:00

Правасыз каласың...

Автомобильчеләрне нинди яңалыклар көтә?

Русиянең кайбер төбәкләрендә водительләргә үзләре белән праваларын йөртмәскә һәм алар урынына махсус кушымтаны кулланырга рөхсәт итәчәкләр. Бу хакта Гайдар форумында санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов сөйләде.

Аның сүзләренчә, әлеге министрлык Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә махсус кушымта төзегәннәр, анда машина йөртү хокукы турында мәгълүмат теркәлгән QR-код булачак. Аларны ЮХХДИ инспекторларының махсус җайланмасы укый ала, дип яза "Российская газета".

Эксперимент Русиянең кайбер төбәкләрендә быел ук эшли башлаячак, дип билгеләп үтелә.

"Коммерсант" гәзите хәбәр иткәнчә, ел дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәсен өч тапкыр тупас бозган (мәсәлән, каршы як полосага чыгу, яки светофорның кызыл уты янганда үтеп китү) машина йөртүчеләр ел ярымга кадәр праваларыннан мәхрүм калачак. Бу норманы Минюст яңа КоАП проектына өстәргә планлаштыра.

Фото:pixabay.com.
Автор: Идрис Саитгалеев
Источник: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Pravasiz-kalasi-636632/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: