+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Общество
24 Декабрь 2020, 11:35

Иң яхшылар билгеләнде

Башкортстанда республикада иң яхшы коворкинг конкурсына йомгак ясалды.

Ярыш нәтиҗәләре Уфада игълан ителде.

Инглиз сүзе "коворкинг" "бердәм эш" дигәнне аңлата, ягъни бер территориядә төрле эшчәнлек төрләре алып барылу.

"Иң яхшы коворкинг" конкурсы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында, шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча республика программасы ярдәмендә оештырылды.

Соңгы елларда төбәкнең барлык шәһәрләрендә ирекле файдалану өчен эш урыннары актив ачыла. Аларда теләге булган һәркем офиска килмичә дә эшкә керешә ала.

Быел Башкортстанның иң яхшы коворкинглары исемлегенә Уфаның «Фабрика будущего» һәм «The time office», шулай ук Мәләвез һәм Стәрлетамактагы үзәкләр кергән. Салават районы, Сибай һәм Нефтекама коворкинглары яхшы чыгыш ясады.

Беренче урыннарны алган номинантлар ел саен үткәрелә торган "Russian Coworking Awards-2020" һөнәри премиясендә катнашу өчен сертификат алдылар.
Фото: Башньюс
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/I-yahshilar-bilgel-nde-606060/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: