+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
15 Декабрь 2020, 10:55

Бәйрәмнәрдә алкоголь сату тыелачакмы?

Югыйсә, былтыр тыелган иде, быел тавыш-тын юк кебек.

Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь сату тыелачак.
Билгеле булганча, Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәре 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Катгый чикләүләр фонында, коронавирус таралу сәбәпле, республикада ябык биналарда киңкүләм чаралар гамәлдән чыгарыла, әмма яңа ел төнендә рестораннар тәүлек буе эшләячәк. Бу хакта күптән түгел төбәк Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
Шул ук вакытта 14 декабрьдә Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә гыйнвар ялларына әзерлек мәсьәләсе хакында фикер алыштылар, ләкин спиртлы эчемлекләр сату буенча чикләүләр турында сүз булмады.
Искәртеп узабыз, узган ел Дәүләт җыелышы-Корылтай республика территориясендә 3 гыйнварда алкогольне сатуны тыйган, ә 4 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр 10.00-14.00 сәгатьләрдә генә сатып алырга рөхсәт биргән закон кабул иткән иде.
Дәүләт җыелышы-Корылтайның матбугат хезмәтендә Яңа ел бәйрәмнәрендә алкоголь сатуны чикләүче республика законы гамәлдә булуын һәм аны үзгәртү буенча бернинди башлангычлар да күрсәтелмәвен расладылар.
Фото: progorod43.ru
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/B-yr-mn-rd-alkogol-satu-tielachakmi-590568/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: