+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
2 Декабрь 2020, 11:05

Волонтерларга кайчан акча түләнәчәк?

Башкортстанда ирекле эш башкарган вакытта һәлак булган яки сәламәтлегенә зыян килгән волонтерларга пособиеләр суммасы билгеләнде.

Бу хакта төбәк Хөкүмәте Президиумы утырышында хәбәр иттеләр. Сәламәтлеккә зыян килгән очракта, волонтерга бер тапкыр 50 мең сум түләячәкләр. Һәлак булган очракта, мәрхүмнең гаилә әгъзалары 250 мең сум күләмендә пособие алачак. Пособиеләр түләү мәсьәләләре Республика волонтерлык хәрәкәте һәм яшьләр башлангычларына ярдәм үзәге компетенциясендә булачак, дип аңлаттылар Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгында. "Волонтерлык эше нәтиҗәләре таң калдыра, - дип билгеләп үтте Премьер-министр Андрей Назаров. - Бу - ярдәм күрсәтү дә, гомерләрне коткару да. Ирекле ярдәмчеләрнең ярдәме бәяләп бетергесез. Әмма волонтерлар үзләренең гомерләрен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя. Без барысын да күздә тотарга тиеш". Фото: Башинформ
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Volonterlarga-kaychan-akcha-t-l-n-ch-k-569608/
Читайте нас: