- Безгә үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итү мөһим, шуңа күрә 2013 елда без «Башкортстан продукты» проектын булдырдык. Бу вакыт эчендә анда 500 азык-төлек продуктлары һәм башка товар җитештерүче эшкуарлар катнашты. Алар "Башкортстан продукты" билгесе белән маркаланучы 17 меңнән артык продукция җитештерә, – дип хәбәр итте Башортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
Алексей Гусев проектның төп аудиториясе - Башкортстанда яшәүчеләр, шуңа күрә яңартылган логотип дизайнында милли символикада географик үзенчәлек кулланылган булуын билгеләде. Бу - милли флаг төсләре, курай чәчәге дә. Алар - республиканың төп геральдик символларының берсе.
Бу проектның җиде ел эшләү дәверендә беренче масштаблы ребрендинг, ул логотипка да, концепциясенә дә, яңартылган брендны алга этәрү стратегиясенә дә кагылды.
- Кулланучылар патриотизмы яки гастрономия патриотизмы дигән төшенчә бар. Без республика халкын уындагы үзенчәлеккә басым ясап, үзебездз сатып алу идеясенә җәлеп итәргә телибез, - диде Алексей Гусев.
Фото: "Глава РБ"