Салкын тиюне һәм гриппны кисәтү өчен балаларга солылы-алмалы төнәтмә эчерергә була. Эмаль кәстрүлгә яртышар стакан солы ярмасы һәм кипкән алма салып, өстенә 1,5 литр кайнар су коярга һәм кайнатып чыгарырга. 4 сәгать төнәтергә, аннары сөзеп, бераз лимон белән әфлисун суты кушарга. Көн дәвамында шуны эчеп бетерергә кирәк. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!