+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
20 Ноябрь 2020, 17:12

Бер витамин ракны кисәтә!

Галимнәр гап-гади һәм кыйммәт булмаган витаминның яман шешне булдырмауда мөһим роль уйнавын ачыклаган.

Ул – Д витамины. АКШ галимнәре тикшеренүләр үткәргән һәм “кояш витамины”ның яман шешләрдән саклау үзенчәлегенә ия булуын раслаган. Бу экваторга якын яшәүчеләрдә онкология авыруларының сирәгрәк булуын да аңлата.
Үткәрелгән тәҗрибә Д витамины кулланучыларда рак метастазалары булу мөмкинлегенең 38 процентка кимүен күрсәткән. Шул ук вакытта аларда авыру барлыкка килү хәвефе 17 процентка кимегән.
Галимнәр кояш нурлары мул булмаган төбәкләрдә яшәүчеләргә Д витаминын куллануны аеруча киңәш итә.
Д витамины майлы балыкта, йомырка сарысында да күп.
Фото: wallbox.ru
Читайте нас: