+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
18 Ноябрь 2020, 11:00

Гипноз ярдәмендә көчләгән...

Хәзер психолог-табибка 10 ел төрмә яный.

16 ноябрьдә Мәскәү полициясенә 31 яшьлек хатын-кыздан мөрәҗәгать килгән, ул психолог һәм бизнес-тренерын көчләүдә гаепләгән. Гариза бирүче сүзләренчә, ир, гипноз кулланып, аны мәсхәрләгән. Янәсе, бу аның өендә булган.

Тәртип сакчылары шактый озак вакытка сузылган буталчык тарихның шартларын тикшерә.

Хатын-кыз сүзләренә караганда, ул табиб белән интим элемтәгә 2013 елда ук кергән – янәсе, ул кызның егет белән аерылышуыннан файдаланган. 2019 елда аларның тормыш юллары янә кисешкән – кыз ул алып барган дәресләргә йөри башлаган. Ир, зыян күрүченең сүзләренә караганда, аңа игътибар билгеләре күрсәткән.

Агымдагы елның 25 октябрендә бизнес-тренер кызны өенә алып кайткан. Хатын-кыз сүзләренә караганда, ул аның белән җенси мөнәсәбәткә керүдән баш тарткан. Арытаба ир аны гипноз ярдәмендә бутап мәсхәрләгән.

Шунысы мәзәк, бу хәл турында хатын бер ай үткәч кенә полициягә хәбәр иткән. Әлеге вакытта тикшерүләр дәвам итә һәм хокук сакчылары табибның эшчәнлеген туктаткан.

Фото: mobilizacia.kiev.ua сайтыннан.
Автор: Ример Насретдинов
Источник информации и фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Gipnoz-yard-mend-k-chl-g-n-548798/
Читайте нас: