+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
16 Ноябрь 2020, 11:10

Коронавирус күп сөйләүчеләрне ярата

Зарарлану куркынычын киметү өчен нишләргә кирәклеген инфекционист Евгений Тимаков бәян итә.

Аның сүзләренә караганда, сөйләшкәндә коронавирус белән авыру мөмкинлеге шактый арта. Гадәти сулыш процессында организм аларны аралашкандагы кебек үк эшләп чыгармый. Өстәвенә, битлек һәрвакыт сезне яклый алмый, дип билгеләп үтә вирусолог.
«Дәшмәү — алтын» формулировкасын беркем дә юкка чыгармады. Кызганычка каршы, коронавирус эпидемиясе аркасында ул бөтенләй башка әһәмияткә ия. Без бер-беребез белән аралашканда, бигрәк тә шау-шу куптарганда, һава сулап кына калмыйбыз, ә моны зур көч белән эшлибез. Бу очракта битлекләрсез 1,5 метр социаль дистанция нәтиҗәсез булырга мөмкин. Һавада коронавирус эленеп торган вакытта вирус йоктыру куркынычы арта», - ди Евгений Тимаков.
Моннан тыш, Тимаков битлексез булганда әңгәмәдәштән кимендә 1,5 метр арага читкә китәргә киңәш итте.
Автор: Резеда Галикәева
Источник информации и фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronavirus-k-p-s-yl-chel-rne-yarata-545537/
Читайте нас: