-12 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 елMAX
Барлык яңалыклар
Общество
13 ноябрь 2020, 11:05

Алданган дольщиклар: хәлләр яхшы якка үзгәрә

БСТ каналында узган брифингта "Серебряный ручей" һәм башка торак комплексларының алданган дольщиклары сорауларына да җавап бирделәр.

"Серебряный ручей"да да бу мәсьәлә хәл ителә. Предприятиенең банкротлык процедурасы кирәк, бу - иң мөһиме. 25 ноябрьдә Арбитраж судының чираттагы утырышы булачак. Банкротлык турында карар кабул ителгәч, 3-4 ай эчендә документларны әзерләргә һәм аларны Русия Торак фондына җибәрергә мөмкин булачак. Ике йортны төбәкнең көче белән узган ел, берсен быел тапшырдылар. Иң зур ике йорт калган. Төбәкнең бурычы - судка яхшы итеп әзерләнү һәм конкурс производствосы процедурасын кертү.

"Новобулгаково": торак комплексында проблемалы объектны кайчан төзеп бетерәләр? Монда барысы да республика көче белән башкарылган. Барлык 14 йорт та тәмамланган. 6 фатирлы 2 таунхаус төзелеп бетмәгән. 3 фатирны тапшырасы калган. Анда 2 балалар бакчасы төзелгән, яңа мәктәп төзелеп килә. Быел проблема ябылачак.

"Новобулгаково"ны 2016 елда тапшырырга тиешләр иде. Ни өчен мондый хәлләр күзәтелә?
Моңа күп факторлар йогынты ясый. Федераль законнарда да җитешсезлекләр булды. Төзүче объектны файдалануга тапшырганнан соң гына акча ала торган яңа закон барлыкка килү барысын да үзгәртәчәк. Моңа кадәр андый норма юк иде. Хәзер закон төзеп бетерү яки компенсация алу өчен акча алырга мөмкинлек бирә. Августта шулай ук Дәүләт Җыелышы-Корылтайда проблемалы объектларга компенсация бирергә мөмкинлек бирүче ике закон кабул ителде.

Башкортстанның Шәһәр төзелеше советы барлыкка килде. Аның эшенең асылы нидә?
Микрорайоннар үсеше буенча барлык карарлар хәзер субъектның фикерен исәпкә алып кабул ителә. Республика бу хәлне ачыкларга ярдәм итәчәк. Әгәр төзүче предприятие балалар бакчасы яки мәктәп төзи алмаса, димәк, бу хакта республика уйланырга тиеш. Икенче төрле әйткәндә, Совет йорт тирәсендәге объектлар, инфраструктура белән шөгыльләнәчәк.

Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 2945 өлешче булган 59 объект буенча мәсьәлә хәл ителү юлында. Төбәктә 7578 килешү белән 125 проблемалы йорт бар. Аларның проблемалары 2023 елга кадәр махсус фондлар акчалары (87 объект – 4218 граждан), элекке төзүчеләр яки инвесторлар (21 объект — 1155 граждан), күләмле инвестицион проектлар (12 объект – 2106 граждан), башка механизмнар (5 объект – 99 граждан) ярдәмендә хәл ителергә тиеш.

Фото: bashnews.ru
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Aldangan-dolshchiklar-h-ll-r-yahshi-yakka-zg-r-542329/
Читайте нас