+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общество
23 Октябрь 2020, 12:48

Инвалидларга һәм ветераннарга ярдәмгә

Башкортстанда инвалид бала карау буенча пособие һәм хезмәт ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә ай саен акчалата түләүләр бирү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтүне яхшыртачак социаль проектны тормышка ашыру башланды.

Тиешле боерык төбәкнең рәсми хокукый порталында басылып чыкты.

Бүген Башкортстанда халыкка 60тан артык төр дәүләт хезмәте күрсәтелә. Аларны алу өчен ел саен 700 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә.

Республика Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында ассызыклауларынча, барлык гариза бирүчеләр дә шунда ук дәүләт ярдәме алу өчен кирәкле документларның тулы пакетын тапшырмый.

Барыннан да ешрак керемнәрне раслаучы, шулай ук мөрәҗәгать итүченең һәм аның гаилә әгъзаларының шәхесен билгеләүче документлары тапшырылмый. Шуңа күрә соңрак аларга гаризаны яңадан, барлык документлар белән тапшырырга туры килә.

"Инвалидларга һәм ветераннарга карата бу дөрес түгел", — дип белдерәләр ведомствода һәм пилот проектын гамәлгә ашыру, беренче чиратта, нәкъ менә аларга кагылачак, диләр.



Проектны гамәлгә ашыру инстанцияләр буенча кабат йөрүне булдырмаска һәм гариза бирүчеләрнең шәхси вакытын экономияләргә мөмкинлек бирәчәк.
Әгәр башта әлеге хезмәт өчен документлар тулы комплектта тапшырылмаса, аларны соңрак, кабат гариза тапшырмыйча гына китерергә мөмкин булачак.


источник и фото https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/Invalidlarga--m-veterannarga-yard-mg-511074/
Читайте нас: