+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Образование
24 Март 2021, 09:15

Укучылар тәмле ашыймы?

18 мартта “Бердәм Русия” партиясенең төбәк Башкарма комитетында мәктәп туклануын оештыру буенча “түгәрәк өстәл” узды.

Бу өлкәдә килеп туган мәсьәләләр буенча бер мәйданчыкта фикер алышу өчен профильле министрлыклар һәм ведомстволар, ата-аналар комитетлары вәкилләре, җәмәгатьчеләр, туклану операторлары җыелган иде.

Партиянең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе Зәринә Газизова 1-9 мартта республика мәктәпләрендә үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Анда 44 меңнән артык респондент: ата-аналар һәм мәктәп укучылары катнашкан.
“Ата-аналарның һәм балаларның җаваплары еш кына аерыла. Ата-аналар, нигездә, балалары җиткер­гән мәгълүматны гына белә. Сораштырудан без укучыларга менюда тавык кәтлит-ләре, бәрәңге измәсе, сыер итеннән пылау ошаганын белдек. Барысы да диярлек балык котлетларына каршы булуын белдергән”, — дип сөйләде Зәринә Газизова.
Анкета нәтиҗәләре буенча “Бердәм Русия” бер­ничә тәкъдим төзегән: бер-дәм менюга үзгәрешләр кертү, ризык кабул итү вакыты озынлыгын арттыру, буфетлар эшен яңарту, “швед өстәле” системасын кертү. Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев “ризык тәме” төшен­чә­сенә игътибар итте.
Партиянең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров билге­ләп үтүенчә, ата-аналар мәк­тәптә туклануның сыйфатын балалардан да ныграк тәнкыйтьли. Гәрчә, алар­­ның кайберләре, аш­ханәгә барып, ризыкларны татып карамаса да. Социаль туклану операторлары ассоциациясе рәисе Виталий Черевков ата-аналарны Интернеттагы фикерләрне тыңламаска һәм баланың сүзләренә генә ышанмаска, ә үзләрен мәктәпкә барырга чакырды.
Үткәрелгән тикшере­нү­ләр нәтиҗәләре белән “Роспотребнадзор” идарәсенең балалар һәм үсмерләр гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге начальнигы Римма Әхмәтшина уртаклашты. Спикер 974 мәктәпне мониторинглау барышында ачыкланган проблемаларга тукталды.
“Ашханәләрдә урыннар җитми, азык-төлек блокла­рында минималь җиһазлар юк, бөтен җирдә дә рацион билгеләнгән менюга туры килми, туклану балансланмаган, төрле яшьтәге бала­лар өчен бертөрле ме­ню”, — дип билгеләп үтте Римма Әхмәтшина.
Моннан тыш, “түгәрәк өс­тәл”дә катнашучылар мәк­тәп туклануын оештыру буенча үз искәрмәләрен дә өс­тәде. “Алга киткән ата-аналар” җәмгыяте җитәк­чесе Ирина Банникова, балалар һәм ата-аналар, беренче чиратта, салкын ризыкка зарлана, дип билге­ләп үтте.
“Моңа кайбер факторлар йогынты ясый: балалар күп, персонал җитәрлек түгел, алар килүенә өлгерү өчен алдан ук ризыкны бүлеп куярга туры килә, ашханәдә температура түбән, шуның аркасында ризык тиз суына”, — дип аңлатты Мәга­риф һәм фән министр­лы­гының махсус белем бирү бүлеге җитәкчесе Ми­ләүшә Латыйпова.
Уфа шәһәренең Ата-аналар комитеты рәисе Анатолий Горячев билгеләп үтүенчә, проблеманың чишелешен башкаланың 110нчы мәктәбендә тапканнар. Анда ашларны температураны саклый торган махсус савыттан таратып йөриләр. Шуңа күрә ризык һәрвакыт кайнар, димәк, тәмле, шикаятьләр дә юк. Рөстәм Әхмәдинуров бу ысулны искә алырга тәкъ­дим итте.
Башкортстан мөселман­нарының Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин, мө-селман балалары мәктәптә ач кала, дип сөйләде. Алар ашханәдә балык яисә тавык кәтлитләре биргән көннәрдә генә туклана. Аны “Хәләл” индустриясен үстерү үзәге эксперты Илнур Мөхәм-мәтҗанов хуплады, ул, хәләл шартларына туры килергә әзер булса, гамәл-дәге продукция белән тәэ­мин итүчеләрне бушлай сертификацияләргә әзер, дип билгеләп үтте. Шулай итеп төшке ашның кыйм-мәт­ләнүеннән котылырга мөмкин.
“Без аерым мәктәп аш­ханәләрендә “Хәләл” туклану элементларын сынау режимында кертергә әзер. Муниципалитетлардан тәкъ­­­димнәр көтәбез”, — дип өстәде Рөстәм Әхмә­динуров.
“Түгәрәк өстәл” барышында яңгыраган барлык тәкъдимнәр дә исәпкә алыначак. Кызыклы башлан­гычларның бер өлешен “Бердәм Русия” партиясе эксперименталь режимда оештырырга әзер.
Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/obraz/Ukuchilar-t-mle-ashiymi-730432/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: