+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Образование
16 Март 2021, 09:05

Ризык әзерләү өчен шартлар булмаган...

Республиканың өч мәктәбендә азык-төлек блогын япканнар.

Чишмә районында өч мәктәптә укучыларының сәламәтлеге өчен хәвеф тудырган җитештерү биналары ябылды.

“Роспотребнадзор” белгечләре Чишмә районының белем бирү учреждениеләрендә санитар нормаларның үтәлешен тикшерде. Өч мәктәптә балаларны тукландыруны оештыру өчен бүлмәләр җитәрлек түгеллеге ачыкланган.

Азык-төлек блогы хезмәткәрләре бер бинада яшелчә эшкәрткән, ике җитештерү өстәлендә салатлар һәм беренче ашларны әзерләгән. Азык-төлек кайнар цех аша китерелгән.

Суд, тәртип бозуларны бетергәнчегә кадәр, Кара-Якуп авылы мәктәбе һәм Мостай Кәрим исемендәге Келәш мәктәбенең Ар авылындагы филиалын — 15 тәүлеккә, ә Келәш авылындагы Мостай Кәрим исемендәге мәктәпнең эшчәнлеген 10 тәүлеккә туктатырга карар итте.
Чишмә районы суд приставлары биналарны әлегә япкан.

“Җитәкчелеккә башкарма документ таләпләрен үтәмәгән очракта җинаять җаваплылыгы турында кисәтү бирелде", — дип хәбәр итәләр матбугат хезмәтендә.
Фото: nashikigi.rbsmi.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/obraz/Rizik-zerl--chen-shartlar-bulmagan-717674/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: