+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Образование
25 Декабрь 2020, 11:05

Дистанцион укыту бәкәлгә суга

Башкортстан Хөкүмәтендә узган брифингта төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин мәк­тәпләрдә дистанцион укыту вакытында белем бирү сыйфатының кимүен белдерде.

“Без тикшеренү үткәрдек. Узган елда 9нчы сыйныф укучыларының диагностик эшләре нәтиҗәләре белем бирү сыйфа­тының түбәнәюен күрсәтте. Балалар узган уку елында белемне тиешенчә алып бетерә алмады. Тугызынчы сыйныф укучылары белән без һәрвакыт өстәмә рәвештә яз көнендә шөгыльләндек, аларны төп дәүләт имтиханнарына әзерләдек. Тик бу звено төшеп калды, имтиханнар гамәлдән чыгарылды. Безгә хәзер инде 10нчы сыйныф укучыларын киләсе елда БДИны уңышлы тапшыра алсыннар һәм киләчәктә югары уку йортларында укуларын дәвам итсеннәр өчен тиешле дәрәҗәгә китерерлек итеп әзерләргә кирәк. Балалар мондый хәлнең илдә һәм дөньяда килеп чыгуына гаепле түгел. Без хәзер белем бирүнең сыйфатын максималь дәрәҗәгә җиткерергә тиеш”, — диде Айбулат Хаҗин.
Фото: education.bashkortostan.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Distantsion-ukitu-b-k-lg-suga-607715/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: