+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Образование
23 Декабрь 2020, 11:50

Укытучыларның кәгазь эше кимиячәк

Педагогларга бюрократик йөкләнешне чикләүче документ әзерләнгән.

Русия укытучыларын артык хисаплардан азат итәчәкләр. Мәгариф министрлыгы һәм “Обрнадзор” педагогларга бюрократик йөкләнешне чикләүче документны әзерләгән. Исемлек төбәкләргә җибәрелгән инде.

Ул мәктәп өчен мәҗбүри документлар санын дүрт төп документ — һәр гомуми белем бирү баскычы өчен төп программа, өлгерешне исәпкә алу журналы, озайтылган көн төркеме журналы һәм укучыларның шәхси эше материаллары белән чикләнә.

Документта, исемлектә күрсәтелмәгән хисапны алып бару укытучы яисә сыйныф җитәкчесе вазыйфасына керми, дип ассызыклана. Мондый эшләр хезмәткәрнең хезмәт килешүендә, аларның эчтәлеген, үтәлү вакытын һәм түләү күләмен күрсәтеп, язма ризалыгы белән генә башкарыла.

Исемлекне эшләүчеләр административ кәгазь йөкләнешен киметү нәтиҗәсендә укытучыларның үз-үзләрен үстерү, иҗат, һөнәри үсеш өчен күбрәк вакыты барлыкка килер дип өметләнә.

«Бу - бик мөһим документ, ул заманча Русия мәктәбенең төп проблемаларының берсен хәл итәргә ярдәм итәчәк. Ул укытучының балалар белән иҗади эше, аның педагогик осталыгын үстерү, укыту һәм тәрбия алымнарын камилләштерү өчен вакытны бушатырга мөмкинлек бирәчәк. Мондый адымнар ярдәмендә без яңа, уңайлы, заманча мәгариф мохите булдыру өчен шартлар тудыра алачакбыз", — дип билгели мәгариф министры Сергей Кравцов.

"Кәгазь эше күләмен киметү — күптән өлгергән чара. Укытучылар өчен профильле булмаган язма йөкләмәне бетереп, без мәгариф идарәсе муниципаль һәм төбәк органнарының, мәктәп директорларының “үзешчәнлеген” чиклибез. Укытучының укучылар белән турыдан-туры эшләү өчен вакыты күбрәк булачак”, - дип ассызыклый Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте җитәкчесе Анзор Музаев.
Фото: activityedu.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Ukituchilarni-k-gaz-eshe-kimiyach-k-603900/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: