+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Образование
18 Декабрь 2020, 11:00

“Педагогларның эш хакы мәсьәләсен хәл итәргә кирәк...”

Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә белдерде.

Русия Хөкүмәтенә төрле категорияләрдәге хезмәт хакын, аерым алганда, педагогларның хезмәт хакы мәсьәләсен яңадан карарга кирәк. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясендә белдерде.
Президент авылда эшләүче югары категорияле укытучының соравын китерде. Педагог шул ук мәгариф оешмасында эшләүче җыештыручы алган кебек хезмәт хакы алуы турында сөйләгән.
“Бу нәрсә белән бәйле? Без минималь хезмәт хакы яшәү минимумыннан ким була алмый, дигән карар кабул иттек. МРОТ яшәү минимумыннан ким булырга тиеш түгел — аны күтәргәннәр, һәм җыештыручы — ул азрак алалмый — аның хезмәт хакын да күтәргәннәр. Әмма бер үк вакытта башка категорияләр өчен хезмәт хакы дәрәҗәсен дә күтәрергә кирәк иде, ә бу бюджет чикләүләре аркасында башкарылмады. Әмма моны дәүләткә барыбер эшләргә туры киләчәк. Шуңа күрә мин хөкүмәтнең игътибарын мондый хәл, әлбәттә, нормаль дип таныла алмавына юнәлтәсем килә”, — диде Путин.
Фото: activityedu.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Pedagoglarni-esh-haki-m-s-l-sen-h-l-it-rg-kir-k-596158/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: