+10 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Образование
8 Декабрь 2020, 11:00

19 бала үз-үзенә кул салган

Бу хакта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.

Башкортстанда 2020 елның 11 аенда 19 укучы үз-үзенә кул салган. Узган ел бу күрсәткеч күбрәк иде - 31 суицид очрагы. Бу хакта "Эхо Москвы в Уфе" эфирында республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итте.
- Суицидлар бар. Алар, әлбәттә, узган елга караганда азрак, ләкин бу мине бөтенләй шатландырмый. Һәр үз-үзенә кул салу очрагы, баланың һәр үлеме - безнең, әти-әниләр, мәктәп, яшьтәшләр, сыйныфташлар өчен фаҗига, - дип билгеләде ул. - Гаепне үзебездән төшермибез. Һәр очрак өчен борчылабыз.
Ул министрлык ягыннан суицидны профилактикалау һәм ачыклау җәһәтеннән “җитешсезлекләр” булуын таныды:
"Кайдадыр һәр психологка, сыйныф җитәкчеләренә барып җитмибез, аларны методик эшләнмәләр белән тәэмин итмибез”.
Хаҗин сүзләренчә, "якынча 30 процент мәктәп психологларының һөнәри белеме юк - кагыйдә буларак, алар, бары тик өстәмә әзерлек узган педагоглар".
Фото: мк.ру
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/19-bala-z-zen-kul-salgan-578955/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: