+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Образование
19 Ноябрь 2020, 11:20

Студентлар... вузны судка бирә

Илдә бу беренче дәгъва булачак.

Егермедән артык студент-контрактчы дистанцион белем алу сәбәпле Мәскәү дәүләт университетын судка бирергә җыена. Илдә бу мондый беренче дәгъва булачак, дип хәбәр итә “Коммерсантъ”.
Студентлар югары уку йортыннан агымдагы һәм узган семестр өчен уку бәясен яңадан исәпләүне таләп итә. Укучылар аңлатуынча, килешү нигезендә алар көндез укырга тиеш, ә парлар онлайн бара һәм, нәтиҗәдә, бөтен академик йөкләнеш студентларга төшә.
Шул ук вакытта дистанцион уку барышында техник өзеклекләр булган. Моннан тыш, язын студентлар китапханәдән файдалана, тулысынча практик һәм лаборатор эш алып бара алмаган.
Боларның барысы да, дәгъвачылар фикеренчә, белем дәрәҗәсенең җитди кимүенә китергән.
Фото: activityedu.ru
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/Studentlar--vuzni-sudka-bir-550811/
Читайте нас: