+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Культура
5 Апрель 2021, 09:05

Бию концертына ашыгыгыз!

Бүген «Башкортостан» дәүләт концерт залында «Без бергә» проекты кысаларында «Донбасс» атказанган дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең берлектәге концерты була.

«Донбасс» атказанган дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле — Донецк Халык Республикасының үзенчәлекле визит карточкасы (генеральный директоры, сәнгать җитәкчесе Ольга Горячева). Коллектив репертуарындагы төрле халыкларның биюләре белән дан тота.
«Донбасс» ансамбле - үз төбәгенең музыкаль-хореографик мәдәниятенең иң яхшы үрнәкләрен саклаучы. "Донбасс" - иң танылган ансамбльләрнең берсе, ул халык биюенең һәм җырының югары осталыгын күрсәтә. Музыкаль ритмнарның төрлелеге, эмоциональлеге, милли колорит, сәнгать тәме, артистизм һәм башкаручыларның осталыгы — коллектив уңышының алыштыргысыз өлеше.
Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле — Башкортстан халык биюләре профессиональ ансамбле. Ул - Салават Юлаев исемендәге премия белән бүләкләнгән бердәнбер коллектив.
Бүген Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле Русиянең профессиональ хореографик сәнгате лидерларының берсе булып тора.
Гаскәров ансамбле - Башкортстан Республикасының визит карточкасы һәм Русиянең әйдәп баручы профессиональ хореографик коллективлары өчлегенә керә.
Ансамбль репертуарына Ф. Гаскәров үзе куйган һәм «Алтын фонд»ка кергән биюләр, шулай ук дөнья халыклары һәм танылган балетмейстерлар биюләре керә.
Бу чара "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында уза.
Фото: bashinform.ru
Автор: Зөһрә Исламова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/kultura/Biyu-kontsertina-ashigigiz-747392/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: