+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Культура
10 Март 2021, 08:55

КВН хәрәкәтенә ярдәм булачак

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның КВН командалары уенчылары белән очрашу вакытында «Республика йөзләре» командасының Сочига «КиВиН-2021» халыкара фестиваленә чыгуын оештырырга ярдәм итәчәген белдерде.

КВНчыларның сорауларына җавап биреп, Радий Хәбиров үз адресына мәзәкләрне уңай кабул итүен билгеләп үтте һәм халык алдында эш барлык мөнәсәбәтләрдә дә ачыклыкны күздә тотуын ассызыклады.
Төбәк җитәкчесе Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» дигән күләмле чараны әзерләү планнары турында сөйләде. Бу эштә телевидение алып баручысы, продюсер, КВН югары лигасы чемпионы Сангаджи Тарбаев ярдәм күрсәтәчәк.
Уфа командалары уенчылары Уфаны булачак юбилейга ничек итеп үзгәртеп булуына үз карашлары белән уртаклашты һәм Башкортстан Башлыгы призына студентлар КВН Кубогын оештырырга тәкъдим итте.
«Мин беләм, бездә КВН хәрәкәте бик көчле. Безнең традицияләр көчле, безнең командалар үзәк телеканалларга чыкты. КВНда бик күп яшьләр уйный. Сезнең хәрәкәткә Уфаның мәрхүм мэры Өлфәт Мансур улы Мостафин зур ярдәм күрсәтте. Без Башкортстанда КВН хәрәкәтенә җитди игътибар бирергә, клубны финанслауны арттырырга һәм ярдәм итәргә булдык — мөмкинлекләр бар», - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Фото: башинформ
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/republic/KVN-h-r-k-ten-yard-m-bulachak-708919/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: