+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Культура
8 Декабрь 2020, 10:55

Бер килограмм алтын - татар кызында!

Ул аны ТНТ каналында узган шоуда откан.

Казан җырчысы Гөлназ Батталова 1 килограмм алтын отты һәм җиңүен әнисенә багышлады.
29 яшьлек Гөлназ Батталова ТНТда узган «Геленджик алтыны» тамашасында җиңү яулады.
"1 килограмм алтын Татарстанга кайта! Әзер булыгыз! Мин "Геленджик алтыны" проектында җиңдем! Һәм төп призны алдым - 1 килограмм чиста алтын! Бу җиңүне мин әниемә багышлыйм! Чөнки Әни - минем талисманым! Әгәр ул минем өчен теләп торса, барысы да килеп чыга! Бәләкәй генә нәзберек кыз булсам да, мин - көрәшче! Һәм мин алга таба барачакмын!", - дигән артист.
Фото: Инстаграм
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/Ber-kilogramm-altin-tatar-kizinda-578958/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: