-1 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Культура
27 Ноябрь 2020, 11:30

Караиделлеләр түземсезләнеп көтә

30 ноябрь көнне Караидел районының Караидел авылында күпфункцияле клуб ачылачак.

Анда «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында капиталь ремонт үткәрелде. Ремонт һәм заманча җиһазландырылган авыл күнфункцияле үзәге башка форматта – модернизацияләнгән учреждение буларак эшли башлый, дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
2020 елда Караидел авылындагы күпфункцияле клуб республика бюджетыннан капиталь ремонт ясау өчен 19 миллион сумнан артык акча алган. Аны җиһазлауга республика бюджетыннан 3 миллион сумга якын акча бүленгән. Акча клубның матди-техник базасын ныгытуга, сәхнә киемнәре, музыка һәм яктылык җиһазлары, видеопроектор, оргтехника, костюмнар һәм музыка уен кораллары сатып алуга юнәлтелгән. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә клубка керү мөмкинлеге тәэмин ителгән.
Республикада барлыгы 88 авыл клубы төзелгән, шуларның 3се - Карадел районында. 2021 елда федераль проект кысаларында авыл күпфункцияле клубы базасында модельле китапханә ишекләрен ачачак. Анда китап фондын актуальләштерү, мультимедиа җиһазлары сатып алу, укучылар өчен уңайлы мохит булдыру, халыкның барлык яшь төркемнәре өчен мәдәни-агарту, социаль әһәмиятле һәм белем бирү чараларын даими үткәрү күздә тотыла.
Фото: Башинформ
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Karaidellel-r-t-zemsezl-nep-k-t-563007/
Читайте нас: