+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Экономика
7 Декабрь 2020, 11:00

Яңа елга пенсионерларга - 3000 сум!..

Коммунистлар шундый башлангыч белән чыкты.

"Русия коммунистлары" партиясе Үзәк комитеты рәисе Максим Сурайкин, эшсез калган русиялеләргә, пенсионерларга һәм ялгыз аналарга Яңа елга 3000 сум түләргә кирәк, дигән тәкъдим кертә.
Бу тәкъдимен ул Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына юллаган. "Бөтен эшсезләргә, ел буе диярлек үзизоляциядә булган пенсионерларга, ялгыз әниләргә быел дәүләт Яңа елга акчалата ярдәм итәргә тиеш", - дигән Сурайкин.
Аның сүзләренчә, быел һәм киләсе елның гыйнварының беренче яртысында русиялеләрнең шушы аерым категорияләренә 3000 сум түләү аларга якыннарына бүләкләр сатып алырга мөмкинлек бирәчәк.
Сурайкин әлеге эшне тизләтү өчен бу категориядәге русиялеләр турындагы мәгълүматларны социаль яклау, опека органнарыннан, мәшгульлек үзәкләреннән алып булачак, ди. Бер тапкыр бирелә торган бу түләүләр ил бюджетына зыян китермәячәк, дип ышана Сурайкин.
Фото: URA.RU
Автор: Идрис Саитгалеев
Источник: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Ya-a-elga-pensionerlarga-3000-sum-577101/
Читайте нас: