-4 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
19 Апрель 2021, 08:55

Яз килә дә китә. Олы су да шулай...

Республиканың кайбер районнарында елгаларда су күтәрелү дәвам итә.

18 апрельдә Башкортстан территориясендә язгы ташу буенча онлайн-брифинг узды. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Эдуард Идрисов билгеләвенчә, контрольдә республиканың 6 муниципаль берәмлеге территориясендәге 14 хәл аерым контрольдә (Кырмыскалы, Уфа, Чишмә, Белорет, Иглин районнары һәм Уфа шәһәре) тотыла.
18 апрельгә автомобиль юлларының 11 участогы, 95 йорт яны территориясе һәм 26 бакча йорты су астында калган. Су баскан урыннарда барлыгы 31 кеше яши, шул исәптән бер бала. Аларга тиешле ярдәм күрсәтелә.
Фото: bashinform.ru
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/budni/Yaz-kil-d-kit--Oli-su-da-shulay-766567/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: