+10 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
19 Апрель 2021, 08:50

Биш яше туларга ун көн калган булган....

Учалы районының Сафар авылында дүрт яшьлек малайның үлеме турында язган идек инде.

Ул 17 апрельдә аңа берәдәк этләр һөҗүм иткән вакытта, велосипедта берүзе һәм тыныч кына йөргән була.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, иң агрессив этләрнең берсе баланың бугазына ябыша һәм, нәтиҗәдә, башын өзә...
Рен ТВ телеканалы хәбәр иткәнчә, малайга биш яшь туларга ун көн калган булган: 27 апрельдә ул дуслары белән беренче юбилеен билгеләп үткән булыр иде.
«Йөрергә чыкты, мин өйдә кер юып калдым. 15-20 минуттан соң кер эләргә чыккач, күршем йөгереп кереп, шушы хакта хәбәр итте», — дигән малайның әнисе.
Гаиләдә 15 яшьлек үсмер кала. Район хакимияте хезмәткәрләре җирләү эшләрен оештыруда ярдәм итәргә һәм барлык чыгымнарны үз өстенә алырга сүз биргән.
Малайны соңгы юлга сишәмбе, 20 апрельдә озатачаклар. Күршеләр сүзләренә караганда, этләрнең күпчелеген тотканнар, әмма икесе качкан.
Сафардагы баланың үлеме турындагы җинаять эшен тикшерүне Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин шәхси контроленә алган.
Фото: башньюс
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/donja/Bish-yashe-tularga-un-k-n-kalgan-bulgan-766581/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: