+10 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
15 Апрель 2021, 08:55

Су дәрәҗәсе төшә башлады

13 апрельдә, биредә зур су булган, ул стандарт койманың уртасына кадәр күтәрелгән.

Бүген йортлар янында боз кисәкләре һәм күлләвекләр генә калган. Архангель районының Озынлар торак пункты янында Инҗәр елгасы.
Күптән түгел Белорет районының Ассы авылында шартлатылган боз авылга кадәр барып җиткән. Тыгын барлыкка килгән.
МЧС һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тыгын куркынычы булган участокны йөреп чыккан, мониторинг өчен пилотсыз аппаратларны җәлеп иткән.
Мониторинг барышында бозның тизрәк кузгалуын һәм тыгынның бетерелүен ачыклаганнар. Йорт яны территорияләреннән су китә башлаган. Бу участокта шартлату эшләре башкару зарурлыгы юкка чыккан. Көч һәм чаралар республиканың Бөрҗән районына күчерелгән.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов билгеләп үткәнчә, Архангель районында язгы ташу хәвефе әле үтмәгән.
Хәл даими контрольдә тотыла, хезмәтләр һәр хәбәргә оператив рәвештә җавап бирә. 14 апрельгә ташкын башланганнан бирле 1200дән артык хәбәр килгән.
Фото: МЧС РБ
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/budni/Su-d-r--se-t-sh-bashladi-762576/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: