+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
15 Апрель 2021, 08:50

Ике көнгә җәй килә!

Мондый һава торышына бөтен тереклек сөенә.

Башкортстан синоптиклары алдагы ике көнгә һава торышы фаразларын җиткерә.

Бүген, 15 апрельдә, явым-төшем көтелми. Төнлә +2,+7° кадәр, көньяк-көнчыгышта +3° кадәр салкыная. Көндез исә һава температурасы +17,+22° тәшкил итәчәк. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил.

Иртәгә, 16 апрельдә, көндез урыны белән яңгыр явуы ихтимал. Төнлә явым-төшемсез. Җил төньякка таба юнәлешен үзгәртәчәк. Төнлә җылы температура саклана - +3,+8°. Аязыткан вакытта -2 градуска кадәр салкын булырга мөмкин.

Көндез исә термометр баганасы +16,+21° кадәр күтәрелә. Төньяк районнарда +11°ка кадәр төшәчәк.

Кояшлы көн уңышлы да булсын иде!
Фото: 2.bp.blogspot.com
Автор: Резида Валитова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/budni/Ike-k-ng--y-kil-762716/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: