+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
12 Апрель 2021, 08:50

Кунакчыллык осталарының өчесе - Башкортстаннан!

Мурманск шәһәрендә «Кунакчыллык осталары» Бөтенрусия конкурсы ярымфиналында – «Русия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектында җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителде.

«Кунакчыллык осталары» конкурсының икенче сезоны ярымфиналында Русиянең 38 төбәгеннән 118 конкурсант катнашты, алар дистанцион тест нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Ярымфиналның конкурс сынаулары вакытында катнашучылар төбәк кейсларын чиште, үз проектларын тәкъдим итте, ә индустрия экспертлары аларны бәяләде һәм иң яхшыларын сайлап алды, барлык катнашучылар өчен мастер-класслар да үткәрелде.
«Беренче чиратта без конкурс чараларын оештырган һәм "Кунакчыллык осталары" проектында катнашучыларны ачык йөз белән кабул иткән өчен Мурманск өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Кунакчыллык өлкәсенә игътибар белән караганда, төбәк җитәкчелеге территорияне үстерүгә һәм уңай туристик имидж булдыруга йөз тотуы сизелә. Бу ярымфиналда арктик туризмга аерым игътибар бирелде, шул ук вакытта барлык конкурс номинацияләре дә диярлек авторлык проектлары тематикасына тәкъдим ителде. Ярымфиналның төп нәтиҗәсе, финалга чакырылган катнашучылар исемлегеннән тыш, Мурманск өлкәсенең туристик җәлеп итүчәнлеген анализлау һәм кунакчыллык өлкәсендә төбәккә алга бер адым ясарга мөмкинлек бирәчәк проект идеяләре булды«, – дип билгеләп үтте "Русия - мөмкинлекләр иле" коммерциягә карамаган автоном оешмасының партнерлар белән эшләү юнәлеше җитәкчесе Антон Сериков.
Финалга 17 төбәктән 30 катнашучы чыкты. Башкортстаннан финалга юлламаны уфалылар Венера Биккузина, Артур Биктимиров һәм Екатерина Кириллова алды.
Венера Биккузина конкурска «Бишбармак» милли кухнясы остаханәсе проектын тәкъдим итте.
"Конкурста катнашу үз проектыңа эксперт бәясен алырга, проектны һәм республиканы алга этәрергә, башка төбәкләр белән элемтәләр урнаштырырга ярдәм итә һәм аралашуда бик зур тәҗрибә бирә«, — диде Венера Биккузина.
Артур Биктимиров Торатау геопаркы буенча фәнни тур проекты белән финалга узды. "Минем проектның максаты - төбәккә яңа максатчан аудиторияләрне җәлеп итү, балалар һәм яшьләр арасында фәнне популярлаштыру. Минем өчен җиңү иң мөһиме түгел. «Русия — мөмкинлекләр иле» платформасы проектларында катнашуның төп файдасы - аралашу, нетворкинг һәм фикер алышу", - ди Артур.
Екатерина Кириллова Стәрлетамак буенча гастромаршрутлар линейкасы белән финалга үтте. Шәһәрдә урындагы брендлар һәм һөнәрчеләр күп. Шуңа күрә аның Русия гастрокартында пәйда булу мөмкинлеге бар.
Фото: Башинформ
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/Kunakchillik-ostalarini--chese-Bashkortstannan-757221/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: