+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
12 Апрель 2021, 08:55

Финалга 100 көн кала

12 апрель - Космонавтика көнендә Башкортстан яңа исәп башлый: «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалы башланырга 100 көн калачак.

Республика Хөкүмәте нәкъ менә шул көнне Башкортстан җыелма командасын – ярышларда яшь катнашучыларны, педагогларны, экспертларны – һөнәри белем дәрәҗәсен актив күтәрүчеләрне хөрмәтләүгә багышлаячак.
Башкортстан җыелма командасына14-22 яшьлек 329 спортчы кергән. Катнашучыларны 124 эксперт әзерли, өйрәнүләр белем бирү оешмаларының 80 мәйданчыгында һәм 15 предприятиедә уза.
Урам сәхнәсендә катнашучыларны һәм тамашачыларны Башкортстан Башлыгы, Хөкүмәт һәм «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия)» генеральный директоры Роберт Уразов, шулай ук Русия космонавт-сынаучысы Сергей Ревин котлаячак.
WorldSkills Russia 2021 илкүләм финалы башланырга 100 көн калганнан соң, исәпне алып бару тантанасы 15.30да башлана. Киттек! #Миллифиналуфа #WorldSkillsRussia
Белешмә:
Яшь профессионаллар «(WorldSkills Russia) чемпионаты финалы – 16 яшьтән 25 яшькә кадәр урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм 16 яшькә кадәр мәктәп укучылары арасында WorldSkills Russia Juniors юнәлеше буенча Русиядә иң күләмле һөнәри осталык ярышлары.
Фото: башинформ
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/obraz/Finalga-100-k-n-kala-757218/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: