-3 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
9 Апрель 2021, 09:00

Санкинның эше яңадан каралачак

Бу хакта Русия Тикшерү комитетында белдерделәр.

Русиянең Баш тикшерүчесе Александр Бастрыкин үз кул астындагыларны Башкортстан тикшерүчеләре Владимир Санкинның педофилны үтергән өчен 8 елга хөкем ителгән гамәлләрен ничек дәлилләвен тагын бер кат өйрәнүне таләп итте.

Бастрыкин тикшерү вакытында нинди йомшартучы һәм авырайтучы хәлләр булганын ачыклауны, процессуаль карарларның нигезле булуын тагын бер кат анализлауны йөкләде. Шулай ук мәрхүм Владимир Зайцевка карата Русия Җинаять кодексының 135 мәддәсе буенча гаепләнүче үлеменә бәйле рәвештә судта туктатылган җинаять эше өйрәнеләчәк. Бу хакта Русия Тикшерү комитетында 8 апрельдә сөйләделәр.

Искәртеп узабыз, Владимир Санкин саксызлык аркасында Владимир Зайцевның үлеменә китергән аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салуда гаепле дип табылды. Кайбер юристлар һәм уфалылар фикеренчә, суд чыгарган 8 елга ирегеннән мәхрүм итү карары бик катгый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, югарыда күрсәтелгән мәддә санкциясе 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Фото: уфа1.ру
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/khokuk/Sankinni-eshe-ya-adan-karalachak-754258/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: