+13 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
9 Апрель 2021, 08:55

"Ач күзеңне, балам..."

Бөредә янгында бер гаилә агулануы турында язган идек инде.

Анда ике бала һәм аларның әниләре авыр хәлдә реанимациягә китерелгән.

Хатын, аның ике һәм биш яшьлек уллары янгын нәтиҗәсендә яну продуктлары белән агуланган. Урынга санавиация белән Республика балалар дәваханәсе табиблары килгән. Малайлар үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратларына тоташтырылган.

Кичә иртәнге сигездә агач йортта янгын чыга. Зыян күрүчеләрнең өчесе дә идәндә инде аңсыз яткан, аларны күршесе тапкан. Тәрәзәне ватып, ул бөтен гаиләне урамга алып чыга. "Күрәсең, алар үзләре чыгарга теләгәндер, тик нык агуланганнар. Һәм тәрәзә янында ауганнар. Бүлмәдә караңгы иде, берни дә күренми, сулавы авыр. Башта - балаларны, аннары хатынны алып чыктым", - ди аларны коткаручы егет Руслан Илтубаев.

Иртән малайларның берсе балалар бакчасына барырга тиеш булган. Аның артыннан килгән хатын чаң суга. Фатирда әби дә яшәгән. Тик янгын вакытында ул өйдә булмый. Утны 29 кеше һәм 11 берәмлек техника сүндергән. Янгынның сәбәбе ачыклана.

"Кечкенә малай күзен ачты, ә өлкәнрәген күрмәдем. Бездә күптән түгел электр чыбыгын алыштырдылар. Әллә сәбәбе шунда микән", - ди күршеләре.
Фото: chelnyltd.ru
Автор: Резеда Галикәева
Источник: https://kiziltan.ru/articles/donja/Ach-k-ze-ne-balam-754265/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: