-4 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
8 Апрель 2021, 08:55

Дәүләт экспертизасы - төзүне уңышлы гамәлгә ашырырга ярдәм итә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә Русиянең баш дәүләт экспертизасы җитәкчесе Игорь Манылов белән күрүшүе турында Интернет челтәрендә язма бастырды.

"Теләсә кайсы масштаблы инвестпроектны, эре торак комплексы, мәктәп, дәваханә, балалар бакчасы яки ФОК төзүне уңышлы гамәлгә ашыруның төп этапларының берсе – бу, һичшиксез, дәүләт экспертизасы. Проект документациясе этабында ук ул теге яки бу объектның җитешсезлекләрен күрергә ярдәм итә, эшләп бетерергә яки яңадан карарга, ә кайчагында кешеләр өчен куркыныч тудыра ала торган, эшкә сәләтсез тәкъдимнәрдән бөтенләй баш тартырга кирәклеген күрсәтә.
Бүген Мәскәүдә Русиянең баш дәүләт экспертизасы җитәкчесе Игорь Манылов белән очрашуда без федераль учреждениенең Башкортстан белән үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә имза салдык.
Анда без архитектура-төзелеш проектлау һәм инженерлык эзләнүләре өлкәсендә норматив-хокукый һәм техник базаны камилләштерү, дәүләт экспертизасы һәм проект документларын әзерләү белән шөгыльләнүче республика белгечләренең компетенцияләрен арттыру турында килештек. Иң мөһиме - административ киртәләрне киметәчәкбез, шуның аркасында экспертиза кайчагында бер елга сузыла иде.
Хезмәттәшлекнең мөһим юнәлеше - санлаштыру. Ә дәүләт экспертизасы - мәгълүмати технологияләрне кертү өчен уңышлы өлкә. Монда Башкортстан инде алга бара. Проект документларына һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасы үткәрү буенча хезмәтләрне без инде электрон рәвештә күрсәтәбез.
Май аенда экспертизаларның федераль бердәм санлы платформасын сынауга керешәчәкбез. Ә килешү кысаларында мәгълүмати модельләштерү технологиясен кертү турында килештек. Бу капиталь төзелеш объектының санлы моделен булдырырга мөмкинлек бирәчәк, дәүләт экспертизасы узуны шактый тизләтәчәк.
2030 елга безнең бурыч - елына кимендә 4 миллион квадрат метр торак төзү. Һәм бүгенге килешү - бу максатка тизрәк ирешергә мөмкинлек бирәчәк", дип язган ул.
Автор: Ример Насретдинов
Источник: https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/D-l-t-ekspertizasi-t-z-ne-u-ishli-gam-lg-ashirirga-yard-m-it-752579/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: