+16 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
8 Апрель 2021, 08:55

Башкортстанда экспорт үсеш алган

Башкортстанда агросәнәгать продукциясе экспорты 177 миллион доллардан артып киткән.

Ел нәтиҗәләре буенча республиканың иң эре экспортерлары исемлегенә Кумертау элеваторы, Чишмә шикәр һәм май экстракциясе заводлары кергән.
Бу хакта Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерде. Майлы продукциягә чит ил товарларының 53,8 проценты туры килә.
Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе 15 проценттан артык тәшкил итә. Башкортстан контрагентлары булган илләрнең беренче бишлегенә Кытай, Казахстан, Белорусия, Төркия һәм Үзбәкстан кергән. Башкортстан экспортерлар өчен өч төр субсидия кертелгән бердәнбер төбәк булып тора: чит илгә товарларны транспортлауга, халыкара сертификатлауга һәм «Экспорт кешбегы». Әйтик, узган елда республика предприятиеләре логистика чыгымнарына 141 миллион сумнан артык компенсация алган.
Шуны билгеләргә кирәк, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов билгеләвенчә, авыл хуҗалыгы продукциясе экспортерларына хәзердән башлап транспорт чыгымнарын кулланучыга кадәр компенсацияләячәкләр. Элек чыгымнар өчен билгеле бер чиккә кадәр генә түләнәнә иде.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан
Автор: Ример Насретдинов
Источник: https://kiziltan.ru/articles/ekonomika/Bashkortstanda-eksport-sesh-algan-752558/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: