+12 °С
Ямғыр
Бөтә яңылыҡтар
Общие статьи
7 Апрель 2021, 08:55

Ташкын килә, сез әзерме?

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә күзәтчелек буенча Башкортстан идарәсе ташу чорында 41 муниципаль берәмлек территориясен су басу ихтимал дип хәбәр итә.

Идарә белгечләре фаразына ярашлы, ташкын зонасында 230 торак пункт, 11 меңнән артык торак йорт, 30 меңнән артык кеше, шул исәптән 6,8 мең бала калырга мөмкин,.

Ел фасылларының һәрберсе кеше өчен куркыныч тудыра. Яз көне торак йортларны, социаль билгеләнештәге һәм икътисад объектларын су басу белән янаучы ташу көтелә. Әлеге чорны хәвефсез һәм аварияләрсез үткәрү максатыннан шәһәр хезмәтләре су басу ихтимал булган территорияләрдә даими эш алып бара, ә халыкны өйрәтүгә һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә аерым басым ясала.

Халыкны ташкынга әзерләү кысаларында Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре, Уфа шәһәренең янгын сагы идарәсенең янгыннарны кисәтү бүлеге инженерлары һәм Уфа шәһәренең Гражданнарны саклау идарәсе белгечләре тарафыннан чираттагы уртак рейд үткәрелде. Профилактик төркем Воронеж һәм Шепетовская урамнары буенча, Нижегородка бистәсендә су басу ихтимал булган зонага керүче шәхси торак йортларны карап чыкты.

Гражданнар белән инструктажлар оештырылды, гадәттән тыш хәлләр шартларында гамәлләр кагыйдәләре һәм тәртибе аңлатылды, су астында калган территорияләрдә янгыннар белән бәйле хәвеф-хәтәрләрне киметү буенча киңәшләр бирелде. Мондый рейдлар нәтиҗәләре күрсәткәнчә, халыкның күбесе су күтәрелүгә әзер, участокларда көймәләр, коткару жилетлары бар, махсус кием-салым әзерләнгән.

Халык өчен төп киңәшләр - алдан ук көнкүреш техникасын, җиһазларны, кием-салым, азык-төлекне хәвефсез биеклеккә күтәрү, йорт хайваннарын, су басудан зыян күрергә ихтимал булган мөлкәтне һәм документларны әзерләү. Махсус материалга төрелгән «ашыгыч азык-төлек һәм дарулар запасы» турында да онытмаска, торактан китәргә кирәк булган очракта, өйдәгеләр белән әңгәмә үткәрергә кирәк. Аз хәрәкәтләнүче гражданнар һәм йөкле хатыннар турында кайгырту мөһим.

Әлбәттә, балалар аерым игътибар таләп итә. Сулыклар янында уйнамаска һәм өй шартларында да, урамда да хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәү турында даими әңгәмәләр үткәрергә кирәк.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, барысына да ярдәм юнәлтеләчәк һәм, кирәк булганда, вакытлыча урнаштыру пунктларына эвакуация үткәреләчәк, алар бүген башкаланың һәр районында эшли.

Шул ук вакытта шуны истә тоту мотлак: мәҗбүри эвакуация, яки башка сәбәпләр аркасында торакта озак булмаганда, язгы ташу чорында йортны ныгытырга һәм газ бирүне туктатырга кирәк. Мондый чаралар су астында калган территорияләрдә янгын чыгу куркынычын киметергә һәм милекне сакларга ярдәм итәчәк.
Фото: "Башинформ"
Автор: Резида Валитова
Источник: https://kiziltan.ru/articles/budni/Tashkin-kil--sez-zerme-750944/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601
Читайте нас: